Ябыгу өчен ничек йөгерергә?

Ябыгу өчен ничек йөгерергә?

Йөгерү ябыгыр өчен иң уңайлы ысулларның берсе булып тора: катлаулы түгел, күп чыгымнар таләп итми һәм сәламәтлекне ныгыта. Әмма артык килограмнардан арыныр өчен кайбер кагыйдәләрне үтәү кирәк:

1) 40 минуттан күбрәк йөгерегез! Бу вакыт арасында безнең тәнебез углеводларны “ашап” бетерә, аннары гына майларны “яндыра” башлый. Әзер булмаган кешегә беренче вакытларда 40 минутны йөгерү авыр булыр, шуңа күрә галимнәр йөгерүне тиз йөрү белән аралаштырырга киңәш итә. Физик яктан нык кешеләргә исә, ябыгу өчен бер сәгатьтән артык йөгерү кирәк.

2) Дөрес тукланыгыз. Йөгергән вакытта сарыф ителгән энергия, ашалган ризык күләменнән күбрәк булырга тиеш. Мантыйклы бит? Шул ук вакытта зыянлы ризыклардан: фастфуд, газлы эчемлекләр, чипсы, шикәр, кыздырылган һәм майлы, камырлы ашамлыклардан баш тарту мөһим. Менюыгызга җиләк-җимеш, төрле ярмалар кертегез һәм күбрәк чиста су эчегез.

3) Даими йөгерегез. Атнасына 1 тапкыр җиңелчә йөгерергә чыгу – ябыгу эшендә булышмас. Артык килограмнарны юк итәр өчен, кимендә атнага 3 тапкыр йөгерү кирәк. Тагын да күбрәк булса – әйбәтрәк. Эссе, яңгыр, кар – күнекмәдән качырга сәбәп була алмый. Шул ук вакытта кимендә атнага бер тапкыр үзегезгә ял бирергә онытмагыз!

​4) Төрле күнекмәләрне аралаштырыгыз: тиз һәм әкрен йөгерү, тауларга, чокырлы, чирәмле-комлы урыннарда йөгерүләр, гомуми физик күнегүләр һ.б.

5) Сабыр булыгыз һәм күнекмәләрдән ләззәт алыгыз. Ябыгу максаты – ул җитди нәрсә, шул ук вакытта йөгерүнең дә җитди физик күнегү икәнлеген аңлау мөһим. ​ Йөгерүдән рәхәтлек алырга өйрәнегез, яратыгыз бу шөгелне һәм һичшиксез максатыгызга ирешә алачаксыз.

Чыганак: https://www.instagram.com/p/CDtMU1Dpvw5/
Автор: Наил Нәбиуллин
Фото: https://pixabay.com/

A broad costume category can help organise choices for events, group shoots and themed projects. The comparison can include colour, silhouette and the level of preparation required. For a structured overview, Genshin Impact cosplay costumes原神 コスプレ衣装) can be reviewed as the relevant series category. This keeps related characters together without reducing them to one costume. Series-level planning works best when each character design is reviewed on its own terms. Accessories and styling can be considered after the main direction is clear. 1win plinko